«Минем дустым – журнал»: күзәтү (6+)

30 март көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен 16 нчы санлы китапханә «Минем дустым – журнал» дигән күзәтү уздырды.

Мой друг..
20220330_101608
IMG-20220330-WA0009
IMG-20220330-WA0008

Китапханәче балаларга китапханә яздырып ала торган журналлар турында мәгълүмат бирде. Алар бу басмаларда комикслар гына түгел, ә әкиятләр, повестьлар, шигырьләр дә табарга мөмкин булуы турында белде. Шулай ук һәр журналда үз сәхифәләре һәм мавыктыргыч биремнәр: башваткычлар, ребуслар, бәйгеләр бар. Балалар китапханәнең никадәр күптөрле һәм кызыклы журналлар яздырып алуына шаккатты: кызыксынучаннар өчен журналлар, табигать турында журналлар, һәм тагын күңел ачу, танып белү һәм үсеш алу журналлары! Балалар зур теләк белән үзләренә ошаган басмалар белән танышты. 
Чара азагында барлык балалар китапханә адресы белән визиткалар алды һәм китапханәгә килеп язылырга сүз бирде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: